ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Диния нәзарәте: Хаҗ сезоны имин узды

19 август 2019, 20:06 , Фото: Шамиль Садыков/архив

Татарстан Диния нәзарәте: Хаҗ сезоны имин узды Хаҗилар даими рәвештә табиблар күзәтүендә булган.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Быелгы хаҗ сезоны Татарстан хаҗилары өчен имин узган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат  хезмәте хәбәр итте.

Хаҗ вакытында быел да, узган елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән 20 табиб хезмәт күрсәткән. Хаҗ дәвамында Мәккәдә медицина ярдәме күрсәтү Татарстан хаҗилары яшәгән өч кунакханәдә тәүлек дәвамында оештырылган.

Сәфәр өчен «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчелеге кардиограф, глюкометр, тонометр һәм башка кирәкле медицина җиһазларын җитәрлек санда алдан хәстәрләп, Мәккәгә алып килгән. Климат үзгәрүчәнлеген авыр кичергән хаҗилар да даими рәвештә табиблар күзәтүендә булган.

Табиблар авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу җиңелрәк дигән принциптан чыгып эш йөрткән. Хаҗиларга салкын су эчмәскә, кондиционердан чамасыз файдаланмаска, ихрамнан тыш вакытта аякка җылы носки яки аяк киеме кияргә киңәш иткәннәр.

"Хаҗ исән-имин узды, татарстанлылар арасында зыян күрүчеләр булмады. Төркем җитәкчеләре дә хаҗиларның иминлеген кайгырту өчен бар тырышлыгын куйды, бәрелү, сыну, тапталу очраклары күзәтелмәде. Хәзерге вакытта 1800 татарстанлы Ватаннарына кайтырга әзерләнә", диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10