ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры үз спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда уйнарга мөмкин

19 август 2019, 17:04 , Фото: Салават Камалетдинов

Камал театры үз спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда уйнарга мөмкин Камал театры бинасында ремонт көтелә.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үз спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда уйнарга мөмкин. Бу хакта Камал театрының труппа җыенында театр директоры Илфир Якупов әйтте.

Камал театры бинасы күптән ремонт көтә. Директор сүзләренчә, хәзерге вакытта ремонтның финанс мәсьәләләре хәл ителә, исәпләүләр бара.

«Театр бинасында ремонт башланса, эшне туктатмыйбыз. Спектакльләр һәм репетицияләр вакытлыча Казанның берәр мәдәният йортында булырга мөмкин. Ленин исемендәге мәдәният йортын да сайлавыбыз мөмкин. Анда ремонт булды, сәхнәсе дә зур, урыны да бик уңайлы, метро станциясе янында. Анда халык йөрер дип уйлыйм», диде Илфир Якупов.

Бүген театр труппасы җәйге ялдан соң эшкә чыкты. Хәзерге вакытта театрның зур һәм кече сәхнәләрендә репетицияләр бара.

  • Ә кичен Камал театры «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәтәчәк. Традицион август спектакльләре 19 августтан 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10