ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Актанышта мотоциклчы зур тизлектә юлдан барганда елгага төшеп һәлак булган

19 август 2019, 16:04

Байкерның мотоцикл йөртергә хокукы булмаган.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанда 51 яшьлек мотоциклчы, зур тизлектә юлдан чыгып китеп, елгага төшеп киткән һәм һәлак булган. Байкерның мотоцикл йөртергә хокукы булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Кичә 11 сәгать 30 минутта Актанышның Ленин урамында 51 яшьлек мотоциклчы, башлангыч мәгълүматлар буенча, теркәлү узмаган мотоциклга руль артына мотошлемсыз утырган. Аның идарә итүгә хокукы булмаган. Тиешле тизлекне сайламаган һәм елгага төшеп киткән», - диделәр республиканың ЮХИДИ идарәсендә.

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10