ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Иске Казан түгәрәк уены” фестивале эмблемасы яңартылды

19 август 2019, 16:27

“Иске Казан түгәрәк уены” фестивале эмблемасы яңартылды Эмблема төрле төстәге таҗлы көнбагыш чәчәгеннән гыйбарәт.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). “Иске Казан түгәрәк уены” фестиваленең эмблемасы яңартылды. Бу хакта Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова хәбәр итте.

“Көнбагыш чәчәге ул кашкарыйлар семьялыгыннан. Татар сәнгатендә кашкарый ул мәңгелек яшәү билгесе. Татарстан гербында да барсның калканында кашкарый чәчәге сурәтләнгән”, - дип аңлатты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

Ул эмблемадагы төсләрнең очраклы булмавын әйтте. “Күк төсе ул татар фольклорында илаһи зат, күк ата, тәңре белән бәйле, чөнки гореф-гадәтләр, йолалар нигезендә мәҗүсилек ята. Бу камиллек, бөеклек билгесе, якты киләчәккә ышануны аңлата”, - диде ул. Ак төс сафлык, изгелек билгесе буларак сайланган. “Татар әкиятләрендә, риваятьләрендә бик күп чагыла. Әлеге эмблемада татар халкының саф күңеле, милли холкы төсе итеп бирелә”, - диде Вәлиәхмәтова.

Сары төс татар халкы тарихындагы фаҗигаләр төсе. “Фольклорда күбрәк җырларда, мөнәҗәтләрдә чагыла”, - диде оештыручы. Яшел төс табигать, яшәеш, яшеллек билгесе буларак сайланган.

“Эмблемадагы ике кеше рәсеме - татар фольклорын саклаучы фәрештәләрне аңлата”, - дип шаяртты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

  • “Иске Казан Түгәрәк уены” татар фольклоры фестивале 22 августта сәгать 14.00дә Иске татар бистәсендә башланачак. Чарада татар җыр-биюләре, уен коралларында уйнау, гореф-гадәтләрен сәхнәләштерү булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10