ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills тамашачылары «Казан Экспо»га өч мәйданчыктан бушлай бара алачак

19 август 2019, 15:19

Автобуслар «Имәнлек» метро станциясе яныннан, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм МЕГА сәүдә үзәгеннән кузгалып китәчәк.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты тамашачылары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә шәһәрдәге өч мәйданчыктан бушлай бара алачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров чемпионатта катнашучылар һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар өчен өч мәйданчык оештырылды, алар шуннан «Казан Экспо»га бушлай бара алачак. Автобуслар «Имәнлек» метро станциясе яныннан, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм МЕГА сәүдә үзәгеннән кузгалып китәчәк. Әлеге мәйданчыклардан шәһәр автобуслары (барлыгы 24 берәмлек) йөриячәк. Алар пассажирларга бушлай хезмәт күрсәтә. Автобуслар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр хәрәкәт итәчәк», - диде министр урынбасары.

Андрей Егоров сүзләренчә, чемпионат барган көннәрдә Казанның җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукыннан волонтерлар һәм аккредитацияләнгән затлар файдаланачак. «Автобусларда бушлай йөрү өчен 10 мең транспорт картасы бирелгән», - дип искәртте ул.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге ярышларның төп мәйданчыгы булачак. Ярышлар барган дүрт көндә күргәзмәләр үзәгенә оешкан төркемнәр составында 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә, шуның 6,2 меңе – Россия субъектларыннан.

2,1 мең кеше Казанга – автобуста, 2,4 меңгә якыны – поездда, 1,7 меңе самолетта киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10