ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ моделен сынап карады

19 август 2019, 15:31 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда яңа КАМАЗ моделен сынап карады "Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина", - дип бәяләде.

(Чаллы, 19 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "КАМАЗ" заводының фәнни-техник үзәгендә булды. Биредә ул яңа КАМАЗ 54901 моделен карады.

Парламент башлыгы яңа машинаның руле артына утырып, үзе дә сынап карады. "Бер бүлмәле фатир кебек бу. Яныма берәр кеше дә кирәк. Алайса, Казанга китеп баруым бар", - дип шаяртты.

Әйләнеп йөреп килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин фикерләре белән уртаклашты. "Уңайлы, йомшак, бик җиңел идарәле, тавышсыз машина. Югарыда патша кебек утырасың", - диде.

Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин фәнни-техник үзәкнең произодство корпусында хезмәткәрләр белән аралашып алды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10