ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 450 шофер сайлап алынган

19 август 2019, 14:22 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 450 шофер сайлап алынган Чемпионат барган көннәрдә 202 туристик автобус, 24 шәһәр автобусы, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунакларны йөртү өчен 450 шофер сайлап алынган, аларның яртысына якыны инглиз телен белә. «Буревестник» компаниясе директоры Вячеслав Улитин чемпионатта катнашучылар һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча шелтәләр булмасын өчен, автобусларда эшләү стажы кимендә 5 ел тәшкил иткән шоферлар сайлап алынды. Алар көч структуралары (Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ) тарафыннан да тикшерелде. Чемпионатка 450 шофер сайлап алынды, аларның 45 проценты инглиз телен белә», - дип белдерде ул журналистларга.

Вячеслав Улитин сүзләренчә, барлык автобуслар да тахографлар белән җиһазландырылган, ГЛОНАСС системасына тоташтырылган, җиңел автомобильләрнең навигация системасы да бар. «Шоферлар эшкә керешер алдыннан махсус курслар узды, гамәли һәм теоретик белемнәре тикшерелде. Линиягә чыгар алдыннан алар медицина тикшерүе узачак, автобусларга техник карау үткәреләчәк», - дип искәртте ул.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. Чемпионат барган көннәрдә анда катнашучылар һәм кунакларны йөртү өчен 202 туристик автобус, 24 шәһәр автобусы, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10