ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Коткаручылар полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләрнең хоккей уенында җиңде

19 август 2019, 13:56

Коткаручылар полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләрнең хоккей уенында җиңде Финалда «Динамо-МЧС» командасы 5:1 исәбенә Канада вәкилләрен отты.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан коткаручылары XVIII Бөтендөнья хоккей буенча полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннарында чемпион калды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Турнирда җыелма командалар гына түгел, аерым шәһәр һәм клубларның вәкилләре дә чыгыш ясарга мөмкин – әлеге халыкара уеннарның төп үзенчәлеге шунда. Әмма хоккей чемпионатында Россиядән бер генә команда – Татарстанның «Динамо-МЧС» клубы гына катнашырга теләк белдерде», - дип хәбәр итте ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин.

Татарстанлылар төркемдәге барлык көндәшләрен дә җиңел генә отып, финалда Канаданың «Монреаль» командасы белән очрашты. Финалда да безнекеләр көчлерәк булды – очрашу «Динамо-МЧС» командасы файдасына 5:1 исәбе белән төгәлләнде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстан волейболчыларының Бөтендөнья полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннарында алтын медаль яулавы хакында хәбәр иткән иде.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10