ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

WorldSkills чемпионаты көннәрендә Казанда илледән артык мәдәни чара узачак

19 август 2019, 13:04

Чаралар календарендә татар халкы мәдәнияте белән бәйле концертлар да бар.

 (Казан, 19 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Дөньякүләм WorldSkills Kazan чемпионаты көннәре алдыннан һәм чемпионат вакытында Татарстан башкаласында илледән артык мәдәни һәм күңел ачу чарасы узачак. Бу хакта Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбе утырышында хәбәр ителде.

"Һәрбер чараның үз тамашачысы булуына ышанам. Театр сезоны озайтылды, этник һәм гастрономик фестивальләр, ярминкәләр һәм күргәзмәләр планлаштырыла", - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. 

Иң кызыклы чараларның берсе Казан Кремленең Спасс башнясындагы инсталляцион шоу булыр дип көтелә. 21-23 август көннәрендә кичке тугызда башня диварында дөньякүләм һәм җирле классик сәнгать үрнәкләре күрсәтеләчәк. 

"Казан" гаилә үзәге янында 23-25 августта "Тәмле Казан" гастрономик фестивале көтелә. Горки-Әмәт урманында WorldSkills Kazan 2019 ачылу һәм ябылу тантаналары һәм чемпионат мәйданнарыннан туры трансляцияләр күрсәтеләчәк. Горький паркында исә көндез Skills Bazaar ачылачак, анда мини-остаханәләр эшләячәк, ә кич фудкорт оештырылачак. Парктагы сәхнәдә музыкаль төркемнәр һәм диджейлар концерты узачак. 

Кабан күле буенда заманча татар төркемнәре һәм артистлары катнашында концертлар, театраль постановкалар күрсәтеләчәк. Бауман урамында шулай ук татар иҗат төркемнәре катнашында чаралар, бию остаханәләре һәм милли уен коралларында уйнау оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10