ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чаллыда районнарга үзләре җитештергән продукцияне сату өчен шартлар тудырылачак

19 август 2019, 13:14 , Фото: Гульнар Гарифуллина

Чаллыда районнарга үзләре җитештергән продукцияне сату өчен шартлар тудырылачак "Районнан башка шәһәр яшә алмый дип саныйм", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

(Чаллы, 19 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Тукай һәм башка күрше-тирә районнар өчен Яр Чаллы шәһәрендә үз продукцияләрен сату өчен шартлар тудырылачак. Чаллы мэры Наил Мәһдиев Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган семинар-киңәшмәдә шулай дип ышандырды.

"Тукай районы һәм Чаллыга якын районнар - бер тукыма кебек. Бер минутка гына Тукай районы һәм күрше-тирә районнар булмаса дип күз алдыбызга китерсәк, Чаллыны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә алмасалар, шәһәрнең хәле ничек булыр иде?!" - диде  Наил Мәһдиев. Ул производствода эшләүче һәркемнең сыйфатлы туклануы мөһим булуын ассызыклады. 

"Без Тукай һәм күрше тирә районнарның продукциясен алырга әзер. Сату өчен яхшы шартлар тудырабыз. Бу муниципаль сатып алуларга да, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә дә кагыла. Сездән тәкъдимнәр тыңларга әзер", - диде Наил Мәһдиев.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан үз фикерен әйтте. "Тукай районыннан китерелгән сөт сата торган машина янында туктыйсым килгән иде, ләкин җөрьәт итмәдем, чөнки бик зур чират. Чаллы халкы бидоннар белән тора. Ул кешеләр янына килсәң, талап җибәрәләр. Әйдәгез, уйлагыз, ничек оештырырга", - дип мөрәҗәгать итте ул Тукай районы һәм Чаллы шәһәре башлыкларына.

ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Март Әхмәтов фикеренчә, дистәләгән машина килсә, чират әзрәк булыр иде.

Семинар-киңәшмәдә бу минутларда район вәкилләренең тәкъдимнәре тыңлана. Биредә Азнакай, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Баулы, Мөслим, Тукай, Ютазы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Бөгелмә районнары вәкилләре җыелган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10