ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия Мәгариф министрлыгында мәктәптә телефон куллануны чикләргә киңәш итәләр

19 август 2019, 12:51

Сораштыруда катнашкан укучылар һәм ата-аналарның күпчелеге әлеге чикләүләрне хуплаган.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Профиль ведомстволарында дәрестә телефон куллануны чикләргә, ә белем бирү оешмасына кергәндә җайланманы «тавышсыз» режимга күчерергә киңәш итәләр. Сораштыруда катнашкан укучылар һәм ата-аналарның күпчелеге әлеге чикләүләрне хуплаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Чикләүләр сәламәтлекләре буенча (әйтик, шикәр диабеты булганда кандагы шикәр күләмен тикшерү өчен) телефон куллануга мохтаҗ балаларга, шулай ук педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналарга кагылмаячак.

Тәкъдим нигезендә, мәктәпләргә дәресләр вакытында укучыларның телефоннарын саклау өчен урыннар карарга һәм ата-аналарның балалары белән аралашу алымнарын килештерергә кирәк. Мондый җайланмалар балаларның укуы һәм сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәгариф министрлыгында әлеге уңайдан аңлату эшләре алып барырга тәкъдим итәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10