ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры «Сүнгән йолдызлар» спектаклен сәхнәләштерә

19 август 2019, 12:38 , Фото: Рамиль Гали/архив

Камал театры «Сүнгән йолдызлар» спектаклен сәхнәләштерә «Бу спектакльнең куелачагын игълан итү миңа җиңел түгел. Мин дулкынланам", - диде Фәрит Бикчәнтаев.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа сезонда биш спектакль чыгарачак, алар арасында Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле дә бар. Бу хакта коллективның җәйге ялдан соң труппа җыенында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Камал театры коллективы бүген Кече залга традицион труппа җыенына җыелды. Театрның яңа сезон яңалыклары белән баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов таныштырды.

Труппа җыены Илнур Закировны Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү белән котлаудан башланып китте. Өлкән артистлар әлеге мактаулы исемнең яшь артистка бик вакытлы һәм урынды бирелүен билгеләп үттеләр.

Театры коллективы яңа сезонда чыгарыласы биш спектакль арасыннан «Сүнгән йолдызлар» спектакле куелу турында белдерүне театр аеруча шатланып кабул итте. Фәрит Бикчәнтәев спектакльне декабрь аена өлгертергә тырышачагын әйтте.

«Бу спектакльнең куелачагын игълан итү миңа җиңел түгел. Мин дулкынланам. Минемчә, безнең театрга бу спектакль кирәк. Аны төрле театрларда куеп карадылар... Бу спектакль - безнең Камал театры әсәре. «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән безнең оркестрга да эш булачак», диде Фәрит Бикчәнтәев.

Яңа сезонда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев өч спектакль чыгарачак. «Сүнгән йолдызлар»дан тыш, Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» пьесасы буенча спектакль, Ркаил Зәйдулланың яңа пьесасы куелырга планлаштырыла. Камал театрында быел Айдар Җаббаров «Санаулы көннәр» спектаклен чыгарачак, Олег Кинҗәгулов «Таңбатыр» әкиятен әзерли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10