ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Авыл

Фәрит Мөхәммәтшин: Тармак министрлыклары авыл халкына ярдәм итәргә тиеш

19 август 2019, 12:17 , Фото: Гульнар Гарифуллина

Фәрит Мөхәммәтшин: Тармак министрлыклары авыл халкына ярдәм итәргә тиеш Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы гына түгел, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш министрлыгы да яңа проектлар эшли алырлыгын әйтте.

(Чаллы, 19 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кала, башка тармак министрлыклары да авыл халкының мәшгульлеген кайгыртырга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта Тукай районында Чаллыда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә әйтте.

"Кызганыч, уйланган күп кенә әйберне башкарып чыгып булмый. Эшләнгәне дә Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча гына. Үрдәк, каз һәм башкалар үрчетү аңлашыла, ләкин күп кенә районнар бит сәнәгать производстволары белән дә шөгыльләнә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, башка тармак министрлыкларының да шушы эшләргә мөнәсәбәте булырга тиеш. "Марат Готович (Әхмәтов - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Т.И. искәрмәсе) үз командасы белән җаваплы булган кебек, нигә төзелеш индустриясен, төзелеш бригадасын төзи алмыйбыз, нигә сәнәгать линиясе буенча яңа проектлар тудырмаска?! Шул рәвешле, авыл халкына ярдәм булыр иде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы гына түгел, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш министрлыгы да яңа проектлар эшли алырлыгын әйтте. "Авыл халкы өчен эшләп булганның бөтенесен эшләргә кирәк. Өстәвенә, әле без бәхетле кешеләр, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашучылар. Мөмкинлекләр ачылганда йоклап калмаска кирәк", - диде парламент рәисе.

Ул авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру традициясе шушы семинарларда салынганын искәртте. "Без диалог, сездән яңа тәкъдимнәр ишетү режимына күчтек. Ел саен җыелабыз һәм кешеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрәбез, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Бу эшнең актуальлеге кимеми", - диде ул.

  • Бу авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча зональ киңәшмәләрнең соңгысы. Бүген Азнакай, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Баулы, Мөслим, Тукай, Ютазы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Бөгелмә районнары вәкилләре җыелган. Моңа кадәр зональ киңәшмәләр Теләче, Аксубай, Яшел Үзән районнарында үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10