ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә премьералар күрсәтәчәк

19 август 2019, 11:24 , Фото: Владимир Васильев/архив

Тинчурин театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә премьералар күрсәтәчәк Бу көннәрдә "Алай түгел, болай ул", "Син бит минем бергенәм" спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты һәм Республика көне уңаеннан көн саен саен спектакль күрсәтәчәк. Аларның икесе премьера булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

22 августта "Сүнгән йолдызлар", 23 августта "Эх, алмагачлары!", 24 августта "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр",  25 августты "Назлы кияү", 26 августта "Чулпан" спектакле була.

27 августта "Алай түгел, болай ул", 28 августта "Син бит минем бергенәм" спектакльләренең премьерасы тәкъдим ителә. 

29 август "Кияүләр" спектаклен күрсәтәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10