ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде

19 август 2019, 10:43 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина да "алтын" яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Казанның IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен чиште.

Анна Седовадан тыш, Россия җыелма командасы составында "алтын"ны Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды. Команда белән МФТИның дискрет математика кафедрасы ассистенты Михаил Григорьев җитәкчелек итте, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10