ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Минзәлә районы бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били

19 август 2019, 01:00 , Фото: menzela.ru/news/ken-temasyi/rayonybyz-ber-gektardan-urtacha-uysh-alu-buencha-ikenche-urynda

Минзәлә районы бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,4 центнер тәшкил итә.

(Минзәлә, 19 август, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Минзәлә районы республика районнары арасында әлегә Зәй районыннан гына калышып, бер гектардан уртача уңыш күләме буенча икенче урынны били. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 8039 гектарда игеннәр суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 16,9 проценты дигән сүз. Барлыгы 39880 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,4 центнер тәшкил итә.

Иген суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10