ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Идел буе федераль округы чемпионатында Бөгелмә авыр атлетлары җиңгән

19 август 2019, 05:00 , Фото: В. Ермолаев

Идел буе федераль округы чемпионатында Бөгелмә авыр атлетлары җиңгән Идел буе федераль округыннан 150дән артык спортчы катнашкан.

(Бөгелмә, 19 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Оренбургта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Бөгелмә авыр атлетлары җиңү яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Идел буе федераль округыннан 150дән артык спортчы катнашкан. Бөгелмәне “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары тәкъдим итте.

Елена Титова алтын медаль яулады, Илнур Рәүпов бронза призер булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10