ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актанышта алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

18 август 2019, 23:00 , Фото: Ләйсән Тимерова

Актанышта алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

(Актаныш, 18 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 17 августта Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Киңәшмә кысаларында укытучыларның, тәрбиячеләрнең иң-иңнәренә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. -Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Өстенлекле илкүләм проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар”исеме астында үткән чарада яңа уку елына максат-бурчларны билгеләделәр.

Актанышта гына түгел, бөтен Татарстанда киң колач алган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе бүген дә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә җыенган балаларны сөендерде.

Яңа уку елыннан белем дөньясына аяк басучыларга район башлыгы ЭнгельФәттахов мәктәп букчалары һәм спорт костюмнары тапшырды. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10