ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Самара өлкәсендә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраган

18 август 2019, 16:44

Самолетның хуҗасы һәлак булган.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Якшәмбе көнне Самара янында авариягә очраган җиңел моторлы самолетның очуга рөхсәтен булмаган. Бу хакта Куйбышев транспорт прокуроры ярдәмчесе Владислав Ярополовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Алдарак төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 13:20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12:20 сәгать) Самара өлкәсенең Ставрополь районы Подстепки авылы тирәсендә Як-55 җиңел моторлы самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган һәм очучысы һәлак булган.

“Һәлак булган очучы самолетның хуҗасы. Самолет законсыз рәвештә Подстепки авылындагы ООО “Химсервис” территориясеннән очып киткән. Прокуратура тикшерү уздыра”, - дип хәбәр итә агентлык.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10