ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан хаҗилары Изге Мәккә шәһәре белән саубуллаша

18 август 2019, 16:00 , Фото: dumrt.ru

Татарстан хаҗилары Изге Мәккә шәһәре белән саубуллаша Хаҗилар программасына Мәдинә шәһәрендә өч көн булу кертелгән.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Бу көннәрдән Татарстан хаҗилары төркемнәре чиратлашып Изге Мәккә шәһәре белән саубуллаша. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр  итте.

Мәккәдән китәр алдыннан Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылу шарт һәм ул саубуллашу тәвафы дип атала. Тәвафтан соң Ибраһим мәкаме дип аталган урында ике рәкәгать намаз укыла. Аннары хаҗи зәм-зәм суы эчә һәм дога кыла. Саубуллашу тәвафын башкарганнан соң, Хәрәм мәчетеннән кайтып китәргә һәм юлга чыгарга кирәк.

Хаҗилар программасына Мәдинә шәһәрендә өч көн булу кертелгән. Шушы көннәрдә төркемнәр чиратлашып Мәдинәгә күчә башлый. Иң беренче булып имам-мөхтәсибләр Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җитәкчелегендәге ике төркем Пәйгамбәр (с.г.в.) вафат булган шәһәргә юл тоткан.

Бу төркем үз Ватаннарына хаҗилар булып беренчеләрдән аяк басачак: алар 20 августта самолет белән башта Мәдинәдән Истанбулга, аннары Казанга оча. 

Хаҗилар Әл-Кубада (ислам тарихындагы беренче мәчет), ике Кыйбла мәчетендә, Бәкыг зиратында һәм Мәдинәнең төп изге урыны – Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә булачак.

Анда Аллаһы илчесе (с.г.в.) мәчетендә аның кабере, михрабы, минбәре бар, биредә шулай ук аның сәхабәләре Әбу Бәкер һәм Гомәр радыйаллаһу ганһу күмелгән. Мәдинәдә вакытта Татарстан хаҗилары әлеге һәм башка урыннарны зиярәт кылачак, шулай ук җәмәгать намазларында катнашачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10