ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар

18 август 2019, 15:23 , Фото: ГИБДД Казани

Иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салганнар Машинаның 54 яшьлек хуҗасын, түбәдә утырып йөргән 53 яшьлек ир-атны социаль челтәрләрдә чыккан видео ярдәмендә тапканнар.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Казанның ЮХИДИ хезмәте иптәшен машина түбәсенә утыртып йөрткән шоферга штраф салды. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Социаль челтәрләрне тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре бер видеога юлыга. Анда бер ир-атның иптәшен “Тойота” машинасы түбәсенә утырып йөрүе төшерелгән була. Юл-патруль хезмәткәрләре автомобильне, 54 яшьлек йөртүчесен һәм аның 53 яшьлек иптәшен ачыклады”, - диделәр оешмада.

 Ир-атларга карата административ протокол төзелгән һәм штраф салынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10