ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Иннополис шәһәрендә үтүче форумга Төркиядә укучы студентлар да чакырылган

18 август 2019, 13:28

Төркия университетларында укучы дүрт татарстанлы студент идея һәм проектларын Иннополистагы форумда тәкъдим итә.

(Истанбул, 18 август, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия университетларында белем алучы дүрт татарстанлы студент Республикадан читтә укучы Татарстан студентларының икенче форумында катнашу өчен Казанга кайтып китте. Бу хакта Зара Кәбирова сөйләде.

Чарада Төркиянең Кара диңгез техник һәм Истанбул университетларында төзелеш буенча докторантурада укучы Зара Кәбирова, Эгей университеты төрек филологиясе аспиранты Галия Сәйфетдинова, Истанбул университеты халыкара мөнәсәбәтләр буенча магистратура студенты Радик Гәрәев катнаша.

Форумга Йолдыз техник университеты программалау бүлеге студенты Шәфкат Нуретдинов та кайта.  Әлеге җыенга катнашыр өчен инновацион идеяләре, проектлары булган студентлар сайланып алынган. Аларның тәкъдим-проектларын Татарстан белән уртак гамәлгә ашыру мөмкинлекләре карала.

18-22 август көннәрендә үтәчкә II Республикадан читтә укучы Татарстан студентлары форумы Югары Осландагы Иннополис шәһәрчегендә үтә. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.

Форумның гомуми максаты - студентларга Татарстанның алдынгы предприятиеләрендә эшкә урнашу һәм проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү.

Чарага катнашучыларның Татарстан дәүләт җитәкчеләре, Кама аръягы зонасындагы завод-фабрика директорлары белән очрашулары каралган. "Алабуга” ирекле икътисади зонасына сәяхәт тә программада урын алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10