ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда лингвист-тюрколог Җәлил Киекбаевка һәйкәл куелачак

18 август 2019, 17:52

Һәйкәл Җәлил Киекбаевның Музей-йорты территориясендә урнаштырылачак.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Башкортстанда Җәлил Киекбаевка һәйкәл кую өчен иң яхшы проектка ачык конкурс башланды. Һәйкәлне Гафури районының Каран-Елга авылындагы Җәлил Киекбаевның Музей-йорты территориясендә куялар. Ул бронзадан коелачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

  • Җәлил Киекбаев (1911 – 1968) – лингвист-тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, фән һәм югары белемгә нигез салучы, күренекле башкорт язучысы, Башкорт АССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкорт теле белеменә һәм урал-алтай телләренең заманча башкорт мәктәбенә нигез салучы.

Конкурс бер турда уза. Конкурсның төп предметы – өч метрлы һәйкәл проектының 40 сантиметрдан да ким булмаган моделе. Ул теләсә нинди вакытлыча материалдан эшләнергә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10