ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында ике квадроцикл һәм көймә сакланган гаражга ут төрткәннәр

18 август 2019, 14:19

Янгын Введенская бистәсенең Нагорная урамында булган.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Югары Ослан районында ике квадроцикл һәм көймә сакланган гараж янган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кичә кич, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Введенская бистәсенең Нагорная урамында кирпеч гаражда янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Янгын урынында № 8 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгынчыларын корылманың хуҗасы каршы алган һәм эчтә беркемнең дә булмавын әйткән”, - диделәр министрлыкта.

Сәгать ярымнан соң янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндергән. Янгында  200 квадрат метр мәйданлы бина, квадроцикл һәм көймә янып беткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгынның сәбәбе ут төртү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10