ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев мактаулы исемгә лаек булды

18 август 2019, 15:06 , Фото: Олеся Балтусова

Автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев мактаулы исемгә лаек булды Ул начар күрүче, әмма бик яхшы ишетү сәләтенә ия булган балалар белән уникаль “НеЗаМи” ансамблен оештырган.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Оксана Романова). Бард Дмитрий Бикчәнтәевкә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирү турында “Әдәби Чистай” авторлык җыры фестивалендә билгеле булды.

Казанда һәм Татарстаннан читтә танылган автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев начар күрүче, әмма бик яхшы ишетү сәләтенә ия булган балалар белән уникаль “НеЗаМи” ансамблен оештырган.

Россиядә авторлык җыры конкурсларының, шул исәптән бөтен илгә танылган Грушинский фестиваленең жюри әгъзасы булган музыкантка әлеге бүләкне Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Чистай шәһәре башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды.

Музыкант-мультиинструменталист Дмитрий Бикчәнтәевкә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен тапшыру турында Татарстан Президенты указын сәхнәдән Олеся Балтусова укыды.

  • 16 августта узган “Әдәби Чистай” фестивалендә жюри гран-прины Озерскидан Светлана Спесивцевага бирде. Киләсе елда Чистайда уза торган автор җыры фестивале үзенең беренче юбилеен – 5 еллыгын уздырачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10