ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Татарстанда 31 градус җылы булуы көтелә

18 август 2019, 11:42 , Фото: Михаил Захаров

Бүген Татарстанда 31 градус җылы булуы көтелә Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда 31 градус җылы һава булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, диелә бу хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10