ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

30 августта Екатеринбургта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәләр

18 август 2019, 14:02 , Фото: Султан Исхаков/архив

30 августта Екатеринбургта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәләр “Эльмаш” ял паркында бәйрәм ТАССРның 100 елыгына багышлана.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). 30 августта Екатеринбургның “Эльмаш” ял паркында Татарстан Республикасын көнен бәйрәм итәчәкләр. Чара ТАССРның 100 елыгына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәм 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Бәйрәм программасында уеннар, конкурслар, профессиональ артистлар катнашында концерт, дискотека каралган. Шулай ук милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Тамашаның махсус кунагы  Илназ Сафиуллин була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10