ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Испания Сабан туенда татарча җырлаган Бельгия кызына милли кием бүләк иткәннәр

18 август 2019, 10:37

Испания Сабан туенда татарча җырлаган Бельгия кызына милли кием бүләк иткәннәр Чигүле бәрхет комплектны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова исеменнән тапшырганнар.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Бельгиядән килгән Николь Каньяндекви Испаниядә Сабан туенда татарча җырлап татар милли киеме иясе булган. Бу хакта “Бельгия татарлары” оешмасы хәбәр итә.

Татар милли бәйрәме Испаниядә узган ялларда булган. Аны Tatar camp for kids in Spain халыкара лагерь коллективы оештырган. Чигүле бәрхет комплект Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова исеменнән бүләк ителгән. Ул “Туган тел” җырын иң яхшы башкаручыга тапшырылган”, - диелә хәбәрдә.

14 яшьлек Николь тумышы белән Бельгиядән. Лагерьгә икенче ел килә. Тукай шигырьләрен узган елда ук ятлаган булган. Бельгиядән, Германиядән һәм Нидерландтан килгән яшьләр дә аның белән бергә көч сынашкан. Җырны моңлы, хисле һәм үз-үзенә ышанып башкарган өчен тамашачылар Никольне сайлаган.

Николь инглиз, француз һәм фламанд телләрендә сөйләшә. Ә Tatar camp for kids in Spain лагерендә татар телен өйрәнә. Кыз кышкы каникулларда Казанга килергә, күп кар күрергә һәм үзе белән яңа бәрхет костюмын да алып килергә хыяллана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10