ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Башкортстанның иң яхшы егерме мәктәбенә берәр миллион сум акча биреләчәк

18 август 2019, 09:43

Әлеге грант мәгариф проектларын тормышка ашыру өчен бирелә.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан башлап республика мәктәпләре рейтингын кертә. Иң яхшы егерме мәктәпктә берәр миллион сум акча бирәчәкләр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун шәһәр мәктәбе һәм ун авыл мәктәбе мәгариф проектларын тормышка ашыру өчен 1 мллн сум күләмендә грант алачак. Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе рейтинг методикасын ясаган һәм аны сынап караган. 

"Безнең максат – һәр мәктәпне яхшырак итү. Һәр баланың талантын ачуга һәм аны үстерүгә шартлар булдыру", -  диде Уфада узган республика педсоветында республиканың мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин.

"Без мәктәпләргә белем бирү эшчәнлеген оештыруның заманча ысулларын куллануга, сәләтле балалар белән эшләүнең яңа формаларын эзләүгә, педагог-остазлар әзерләүгә, идарәчеләрнең мәктәп һәм муниципаль командаларын формалаштыруга этәргеч бирәчәк ярыш башлыйбыз”, - диде  ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10