ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Kazan мобиль кушымтасына чемпионат турында мәгълүмат урнаштырыла

18 август 2019, 12:31 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills Kazan мобиль кушымтасына чемпионат турында мәгълүмат урнаштырыла Биредә бушлай билетлар рәсмиләштерергә, ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сатып алырга мөмкин.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). WorldSkills Kazan 2019 мобиль кушымтасында чемпионат турында барлык мәгълүмат урнаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

WorldSkills Kazan 2019 рәсми мобиль кушымтасын App Store һәм Google Play түләүсез йөкләп алу мөмкинлеге бар. Кушымта инглиз һәм рус телләрендә эшли. 

Кушымтада WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына килүчеләр өчен актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Биредә  компетенцияләр, күргәзмә стендлары һәм сервислары урнашу картасы, чемпионат көннәрендә чаралар һәм активлык расписаниесе дә бар.

Биредә «Казан Экспо» га бушлай билетлар рәсмиләштерергә, ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сатып алырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10