ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында абзар-кураларны тимердән эшли башлаганнар

18 август 2019, 08:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында абзар-кураларны тимердән эшли башлаганнар Хуҗалар әлеге гамәлне тимер корылмаларның озакка җитүе белән аңлата.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Иске Кората авылында яшәүче Алексей Картапов ишегалдында тимер баганалар утыртып, түбәсен профиль белән ясап зур сарай җиткереп ята. Бу хакта район басмасы яза. 
 
“Нигә гел тимердән корырга булдыгыз?” дип сораучыларга: “Гомерлек хезмәт итсен дип шулай төзим”,-ди.
 
Бу корылма астында бәрәңге базы, урта бер җирендә мунча, ә арырак гараж була икән. Мунча агачтан, туза калса, тимер түбәсе астыннан чыгарып яңасын төзисе генә. Хуҗа кешенең кулыннан бар эш тә килә. Ул мәктәптә каравылда эшли. Ә анда бит ир-атка мең дә бер төрле эш чыгып кына тора.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10