ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районы элеваторы сәгать саен 100 тонна бөртекне киптереп саклауга озата

18 август 2019, 03:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы элеваторы сәгать саен 100 тонна бөртекне киптереп саклауга озата Тиздән тагын бер, куәте дә югарырак, сыйфаты ягыннан да өстенрәк булган киптерү линиясе сафка басачак.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матак элеваторы 100 мең тоннага чаклы бөртек саклауга сәләтле. Биредә берьюлы дүрт киптерү агрегаты эшли. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Тиздән тагын бер, куәте дә югарырак, сыйфаты ягыннан да өстенрәк булган киптерү линиясе сафка басачак.
 
Район элеваторы “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә иң эре һәм күптәннән уңышлы эшләп килүче предприятиеләрнең берсе. Ул быел үзенә күрә түгәрәк датаны да билгеләп үтә ала – беренче икмәк кабул итеп эшли башлавына 15 ел.
 
Элеваторга бөртек кергәндә дә, чыкканда да лаборатория аша үтә. Лабораторияне элеваторның “йөрәге” дип тә атыйлар. Ул туктаса, элеваторда тормыш бетә.
 
Лаборатория белән элеватор ачылган көннән башлап Гөлҗиһан Садыйкова җитәкчелек итә.
 
Гөлҗиһан ханым инде пенсия яшендә булса да, җитәкчеләре аны тәҗрибәле, белемле, җаваплылык хисенә ия булганы өчен эшен дәвам иттерүен сораганнар. Гөлҗиһан Садыйкованың гомере икмәк тирәсендә үткән. Ул белгечлеге буенча ипи пешерү технологы. Озак еллар Салман пекарнясында хезмәт куйган кеше, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10