ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста Җәлилчеләргә багышланган искә алу чарасы узачак

18 август 2019, 07:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста Җәлилчеләргә багышланган искә алу чарасы узачак Анда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, аның оныклары, оныкчыклары, Абдулла Алишның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның туганнары катнашуы көтелә.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Җәлилчеләрне искә алу уңаеннан, 22 август көне Апаста да зур чара узачак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  
 
Анда  Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, аның оныклары, оныкчыклары, Абдулла Алишның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның туганнары, Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Назирә Фәттахова катнашачак. 
 
Чара кунакларны Апас үзәгендәге Дан аллеясы белән таныштыру, Муса Җәлил бюстына, “Моабит дәфтәре“ монументына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк һәм район мәдәният йортында җылы искә алу кичәсе белән дәвам итәчәк. 
 
"Бу чараның районыбызда үтүе очраклы гына түгел. Чөнки Апаста Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәш дуслары истәлегенә һәйкәлләр куелды. Аларның батырлыгын бик еш искә алып, балалар, өлкәннәр катнашында шактый кичәләр уздырабыз", - диде Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.
 
  • 25 август шагыйрь, татар халкының күренекле улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1944 елда Муса Җәлил һәм 10 татардан торган төркем Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10