ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр өчен мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты буенча кайнар линия эшләячәк

18 август 2019, 05:00

Шалтыратулар 19 августтан 2 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге  балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча тематик консультация оештырылачак. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
Шалтыратулар 19 августтан 2 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
 
Халыктан шалтыратуларны тәүлек буе 8-8005554943 телефоны буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәге, 17.00 сәгатькә кадәр 8(8553)22-65-70 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге  кабул итәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10