ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә янгын вакытында бер хатын-кыз зыян күргән

18 август 2019, 01:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә янгын вакытында бер хатын-кыз зыян күргән Беренчел фаразлар буенча янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 15 август көнне 21 сәгать 45 минутта Невский урамындагы бер торак йортта янгын чыга. Анда хатын-кыз зыян күрә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Янгында бинаның эчке өлеше янып бетә.
 
Фаҗига нәтиҗәсендә зыян күргән йорт хуҗабикәсен хастаханәгә салалар.  Янгын чыккан вакытта хатын-кыз өйдә була.  Ул үзе мөстәкыйль рәвештә урамга чыга.
 
Һәлак булучылар юк. Беренчел фаразлар буенча янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10