ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубай полиция хезмәткәре Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклаган

18 август 2019, 00:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай полиция хезмәткәре Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклаган Анда Россиянең 84 субъекты вәкиле көч сынашкан.
(Казан, 18 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренева). Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге полициянең участок вәкиле Альберт Вафин полициянең участок вәкилләре арасында уздырылган Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итте. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.
 
Конкурс ЭЭМның Барнаул юридик институты базасында үтте, анда Россия Федерациясенең 84 субъекты катнашты.
 
Бәйгенең төбәк этапларында җиңүче участковыйлар ике көн дәвамында вакыйгалар булган урыннарны тикшерү, дәлилләрне ачыклау һәм теркәү, шикле затны фотога төшерү һәм хәтта коралдан төз ату күнекмәләрен тәкъдим итеп, иң яхшы исемен яулар өчен Россия дәрәҗәсендәге ярышларда көч сынаштылар. Теоретик өлештә кануннарны белү буенча белем тикшерелде.
 
Конкурста катнашучыларның физик әзерлеге һәм кул сугышы күнекмәләре бәя бирүдә төп критерийларның берсе булды. Коми Республикасыннан  участок вәкиле Антон Масальцев һөнәр буенча иң яхшысы дип табылды.
 
Ә Аксубай районы участок вәкиле Альберт Вафин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында илнең иң яхшы медигы булып, медицина буенча конкурста беренче урынны алды һәм илнең иң яхшы участок уполномоченныйлары унлыгына керде.
 
"Ул ЭЭМ системасында 14 ел эшли,  шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе участокларының берсе – 22 нче административ участокка хезмәт күрсәтә", – дип сөйли Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге  җитәкчесе Илгиз Алмакаев.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10