ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган

17 август 2019, 22:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган Закон бозучыларга 18 мең сум күләмендә штраф салынган.
(Казан, 17 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган. Бу хакта район басмасы яза.  
 
Быелның гыйнвар-июль айларында район сәүдә нокталарыннан, җан башына бүлеп исәпләгәндә, бер кешегә 5,9 литр (былтыр шул чорда – 5,7) алкоголь продукциясе сатылган.
 
Тирә-күрше районнарда бу күрсәткеч: Аксубай районында – 4,1 литр; Әлмәттә – 9,2; Яңа Чишмәдә – 8,2; Нурлат районында – 6,5 литр. Республика буенча уртача – 6,6 литр.
 
Узган җиде айда барлыгы 11,1 мең декалитр алкоголь сатылган – былтыргыдан чүт кенә, ягъни бер процентка күбрәк. Шуның 7,5 мең декалитры – аракы.
 
Гыйнварь-июль айларында хәмер сату өлкәсендә закон бозуның унбер очрагы ачыкланган. 21 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Закон бозучыларга 18 мең сум күләмендә штраф салынган.
 
Әлеге өлкәдә закон бозу фактлары хакында “Халык контроле” системасына районнан дүрт хәбәр җибәргәннәр.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10