ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләчедә үткән Театраль Сабан туенда Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды

17 август 2019, 17:59 , Фото: Салават Камалетдинов

Теләчедә үткән Театраль Сабан туенда Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Теләчедә үткән XII театраль Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды. Бәйрәмдә "Татар-Информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар. Алмаз Фәтхуллин Минзәлә театры актерын Нәфис Гайфуллинны җиңде.

"Миңа Аллаһ Тәгалә ярдәм итте. Җиңәргә теләдем, матур көрәш күрсәтергә тырыштым. Аста калган көрәшче - Минзәлә егете - яшь, авырлыгы бик зур, 120 килограмм. Җиңә алырмын дип уйламаган идем. Ул башка көрәшчеләрне бик тиз күтәреп атты. Бүген җиңәргә миңа язган", - диде Алмаз Фәтхуллин.

Алмаз Фәтхуллинга тәкә һәм машина бүләк иттеләр. Ул 2009 елда да машина җиңгән булган. "Быел бик уңышлы ел булды, апрель аенда кызым туды. Быел икенче тапкыр батыр калдым", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10