ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

«Нефтехимик» Мәскәү-Симферополь самолеты очучыларын үз трибуналарына чакырды

17 август 2019, 17:50 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

«Нефтехимик» Мәскәү-Симферополь самолеты очучыларын үз трибуналарына чакырды
 
Игълан «Нефтехимик» — «Ак Барс» контроль матчы тәнәфесендә булды.

(Түбән Кама, 17 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубы Мәскәү — Симферополь самолетын кукуруз кырына утырткан очучылар— Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинны үз трибуналарына чакырды.

«Нефтехимик» командасы пилотларның героик гамәлләренә сокланган һәм үз шәһәрләрендә аларны һәрвакыт кабул итәргә әзер. Ә «Нефтехим Арена» трибуналарында алар өчен һәрчак иң яхшы урыннар табылачак», — дип игълан иттеләр җирле «Нефтехимик» һәм Казанның «Ак Барс»ы сезон алды иптәшләрчә матчы тәнәфесендә.

  • Командир Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзин җитәкчелегендәге экипаж Мәскәү өлкәсенең Раменск районында аэродром утырту системасының якын һәм ерак маягы арасындагы Балыкчылар авылы янында кукуруз кырына утырырга мәҗбүр була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10