ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәттә "Игелекле Сабантуй" узган

17 август 2019, 19:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә Бәйрәмдә рәсми чыгышлар, җыр-бию булган, балалар өчен мәйданчыклар эшләгән.
(Казан, 17 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәтнең Татарстан нефтенә 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.
 
Бәйрәм сәбәпчеләренә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, мәчет-мәхәллә вәкилләре, башка дәрәҗәле кунаклар изге теләкләрен җиткерде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
 
Тантаналы өлештән тыш, балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләде. Бәйрәм шәһәр үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10