ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләр белән очрашты

17 август 2019, 16:45 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Нигъмәтуллин алданган өлешчеләр белән очрашты
Хәзерге вакытта Татарстанда 23 объект проблемалы булып кала, анда 4 меңнән артык кеше фатир алган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «МЧС», «Алтын урталык», «Көй» һәм «Яңа горизонтлар» торак комплекслары алданган өлешчеләренең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генераль директоры урынбасары Алексей Ниденс, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм башкалар катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда республикада алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итү буенча системалы эш алып барылуы искәртелде. Объектлар төзелешен тәмамлау өчен инвесторларны җәлеп итү механизмнары эшләнде, һәр теркәлгән проблемалы йортны этаплап тапшыру буенча «Юл картасы» төзелде.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә узган ел 6 торак йорт файдалануга тапшырылган. 583 өлешче үз хокукларын торгызган. Хәзерге вакытта Татарстанда 23 объект проблемалы булып кала. Анда 4 меңнән артык кеше фатир алган. Быел 12 торак объектта төзелеш эшләре бара, тагын икесендә якын арада эш башлау планлаштырыла. Четаев урамындагы бер йорт бу елның апрелендә (127 өлешче) файдалануга тапшырылган.

Инициатив төркем вәкилләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Нигъмәтуллин һәр йорт буенча агымдагы хәл турында җентекләп фикер алышты. Аерым алганда, торак объектларын тапшыру, әлеге максатларга финанс чараларын җәлеп итү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Алексей Ниденс зыян күргән гражданнарга төзелеп бетмәгән йортларны проблемалы объектларның Бердәм реестрына кертү процедурасы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук ул, конкурс производствосын эшләтеп җибәргәннән соң, өлешчеләрне яклау фонды ярты ел дәвамында объектны төзеп бетерү яки өлешчеләр өчен торакның базар бәясен исәпкә алып компенсацияләр түләү турында карар кабул итәчәк, дип сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10