ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Airbus белгечләре Мәскәү өлкәсендә авария хәлендәге А321не карауга керештеләр

17 август 2019, 17:16

Чыганак сүзләренчә, "самолеттан, мөгаен, барлык җиһазлар алыначак, ул инде башка очмаячак".

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). "Airbus" компаниясе һәм гражданнар авиациясе иминлеген тикшерү һәм анализлау буенча француз бюросы белгечләре шимбә көнне Мәскәү өлкәсендә "Урал авиалинияләре" А321 самолетының авария хәлендә утырган урынын карап чыгуга керештеләр. Бу хакта ТАССка авиация даирәләрендәге чыганак хәбәр итте.

"Делегация иртән самолет торган урынга юнәлде, беренче визуаль карау үткәрде: канатларны, двигательләрне, шулай ук самолет фюзеляжын карады", - диде агентлык әңгәмәдәше.

"Двигательләрне, аннары канатларны һәм пассажир салонын демонтажлау буенча карар кабул ителде", - дип сөйләде чыганак. Шуннан соң самолет өреп кабартылган понтоннар ярдәмендә күтәртеләчәк. Автотрейлер ярдәмендә җентекләп өйрәнү һәм карау өчен ангарга китереләчәк. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә,"самолеттан барлык җиһазлар алыначак, ул инде очмаячак".
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10