ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда пилотсыз очкычлар белән идарә итү мәктәбен оештырырга телиләр

17 август 2019, 15:04 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда пилотсыз очкычлар белән идарә итү мәктәбен оештырырга телиләр

Курсларны үткәрү мәсьәләсе Татарстан пилотсыз очу аппаратлары пилотлары ассоциациясенә йөкләнгән.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда пилотсыз очкычлар белән идарә итүгә укытуны оештырырга телиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан пилотсыз очу аппаратлары пилотлары ассоциациясе рәисе Алексей Галютин хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, Татарстан пилотсыз очу аппаратлары пилотлары ассоциациясе каршында дроннар белән идарә итү өчен үзенчәлекле мәктәп булдыру планнары бар. «Без хәзер бу мәсьәләне хәл итәбез. Шундый курслар оештырырга телибез. Бездә менә хәзер бер бина янгын куркынычсызлыгы буенча экспертиза уза. Кагыйдәләр төзибез, Документлар тапшырачакбыз», - дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта Галютин Ассоциациянең инде хәзер үк барлык кызыксынган затларга пилотсыз очулар үткәрергә ярдәм итүен билгеләп үтте. «Киңәшмәләр, җыелышлар оештырабыз, әлбәттә, бу аз. Теләсә кайсы яшьтәге кеше килеп, очышларның законлылыгы буенча белем алырга тиешле мәктәп кирәк», - диде ул.

«Кешеләр һава законнарын – тиешле кагыйдәләрне һәм пунктларны, очышларга рөхсәт алу өчен ничек гариза бирергә кирәклеген белсеннәр», – диде транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү дәүләт авиация күзәтчелеге һәм күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары - Татар территориаль бүлеге башлыгы Альберт Сафин.

Аның фикеренчә, пилотсыз очкычларның очуларын үтәү буенча норматив база әлегә шактый йомшак. Мәсәлән, теләсә кайсы очышка рөхсәт алу 14-24 эш көнен били. «Әмма Ассоциация эшләгән сайт ярдәмендә моны бер көн эчендә законлы нигезләрдә эшләргә мөмкин. Россиядә башка мондый оешма юк», - диде Сафин.

Пилотсыз һава судноларының очышлары һава киңлеген куллану эшчәнлегенә кертелгән. Пилотсыз очкычларны җибәрүне планлаштыручы физик яки юридик затлар һава киңлегеннән файдалану өлкәсендә Россия һава законнарында билгеләнгән процедураларны белергә һәм үтәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10