ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә кече предприятиеләрнең кереме бер ел эчендә 25 процентка арткан

17 август 2019, 14:49

Антон Силуанов реестрда урта, кече предприятиеләр саны кимүне кайбер предприятиеләрнең эрерәк разрядка күчүләре белән аңлатты.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиядә кече предприятиеләрнең табышы соңгы елда 25 процентка арткан. Бу хакта Россия вице-премьеры, финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Кече предприятиеләрнең табыш күләме соңгы елда 25 процентка артты. Бу бик зур күләм», - дип саный министр. Аның сүзләренчә, эшкуарларның гомуми күләмендә урта, кече предприятиеләр саны кимү әлеге оешмаларның кайберләренең эрерәк разрядка күчүе белән бәйле.

«Соңгы елда андыйлар 3 мең предприятие булган», — диде Силуанов.

Моннан тыш, барлык кече бизнес вәкилләре дә үз эшчәнлекләрен дәвам итеп, мәгълүматны салым хезмәтенә тапшырмый. Бу шулай ук урта, кече предприятиеләр реестрында аларның саны кимүгә дә йогынты ясарга мөмкин, дип аңлатты Россия финанслар министры.

Август башында Столыпин исемендәге икътисад үсеше институты, реестр мәгълүматларына таянып, 2019 елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча кече һәм урта предприятиеләр саны 7-8 процентка кимегәнен хәбәр итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10