ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшьләр парламентына сайлауларда катнашу өчен 444 кандидат гариза биргән

17 август 2019, 16:23

Беренче тапкыр Яшьләр парламенты кандидатлар өчен ачык тавыш бирү юлы белән формалашачак.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар программасының беренче конкурс этабы тәмамланды. 14 яшьтән 30 яшькәчә барлыгы 444 кандидат теркәлде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче тапкыр Яшьләр парламенты кандидатлар өчен ачык тавыш бирү юлы белән формалашачак. Яңа парламент составында барлыгы өч категориядән йөз вәкил булачак.

Катнашучыларның гомуми саныннан 60 процентка якыны яңа категория — үз-үзләрен күрсәтүчеләр тәшкил итә. Алар арасында — студентлар үзидарәсенең популяр лидерлары, эшләүче яшьләр вәкилләре һәм эре оешмаларның профсоюз лидерлары, спортчылар, журналистлар, җырчылар, музыкантлар һәм блогерлар, яшь ата-аналар берләшмәләре лидерлары.

Ике категориядән — муниципаль районнар һәм яшьләр оешмаларыннан 45 һәм 35 вәкил катнашыр дип көтелә.

6 сентябрьгә кадәр икенче турда кандидатлар өчен конкурс дебатлары планлаштырылган. Чаралар биш шәһәрдә: Казан, Әлмәт, Буа, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә узачак. Дебатлар кысаларында кандидатлар үзләрен һәм сайлау алды программаларын тәкъдим итәчәк. Шәһәр халкы булачак парламентарийларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм шуның белән кем өчен тавыш бирергә икәнлеген хәл итә алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10