ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Болгар – Казан юлында «Ауди» машинасы зур тизлектә юл читенә төшеп киткән

17 август 2019, 14:22 , Фото: Очевидцы

Болгар – Казан юлында «Ауди» машинасы зур тизлектә юл читенә төшеп киткән Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Алар ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсеннән килгән «Ауди» җиңел машинасы Болгар – Казан трассасында зур тизлек белән юл читенә төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Авария кичә кичке җиденче яртыларда Екатериновка авылы янында булды. «Ауди» зур тизлектә юлдан кюветка очты, анда ул чын мәгънәсендә «җир сөрде», - дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә хатын-кыз һәм ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китергәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10