ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара узды

17 август 2019, 15:35 , Фото: tatar-congress.org

Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара узды Әстерхан өлкәсендә 77 меңнән артык татар яши.

(Казан. 17 август, "Татар-информ"). Бүген Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара оештырдылар. Әлеге бәйрәм инде 4нче тапкыр оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әстерхан өлкәсендә 77 меңнән артык татар яши. Биредә милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне даими үткәреп торалар. Шәһәрдә Корбан бәйрәме уңаеннан, балалар өчен инде 4нче ел матур чара оештырыла. Бәйрәмдә балалар аралаша, таныша, уеннарда катнаша, чәй табыны янында сыйлана, диелгән хәбәрдә. 

Быелгы бәйрәмдә балаларны һәм аларның әти-әниләрен котларга Васил Шәйхразиев һәм “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев килде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10