ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда бөртекле һәм кузаклыларның чирегеннән артык мәйданы җыеп алынды

17 август 2019, 12:25 , Фото: Рамиль Гали/архив

Татарстанда бөртекле һәм кузаклыларның чирегеннән артык мәйданы җыеп алынды
 
Республиканың алты районында бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 40 центнердан артык чыга.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү мәйданнарының чирегендә уңыш җыеп алынды. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «кичәге иртәдә амбарларга беренче миллион тонна ашлык керде», диде.

«Бүгенгә барлыгы 377 мең гектарда, ягъни бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 26 процентында ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 31,8 центнер чыга. Бу 2018 ел белән чагыштырганда, һәр гектардан 4,3 центнерга артык», - диде Марат Әхмәтов.

Профильле министрлык мәгълүматларына караганда, атнаның тотрыксыз һава шартлары авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю буенча планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешергә бирмәде. Шулай да күп кенә хуҗалыклар, ашлыкның дымлылыгы югары булуга карамастан, игеннәрне җыеп алуны дәвам итү өчен барлык мөмкинлектән файдаландылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10