ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Теләчедә XII театраль Сабан туенда Татарстанның 10 театры катнаша

17 август 2019, 11:39 , Фото: Айгөл Шәйхлисламова

Теләчедә XII театраль Сабан туенда Татарстанның 10 театры катнаша Театраль Сабан туенда театр артистлары үзара ярышларда көч сынаша.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Теләчедә Xll театраль Сабан туенда Татарстанның 10 театры үзара көч сынаша. Театраль Сабан туенда "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

"Театраль Сабан туе бик кирәк, төрле театр артистлары аралашалар, Сабан туе аларны берләштерә", - диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

Хәзерге вакытта театр артистлары мәйдан уртасына җыелды. Сабан туенда артистлар белән фотога төшү, аралашу урыны буларак стенд куелган. Бәйрәмдә кашык кабып, капчык киеп йөгерүләр, чүлмәк вату һәм башка бәйгеләр булачак.

  • Театраль Сабан туе 2005 елдан башлап Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән барлыкка килә. Ул Татарстан Президенты ярдәме белән Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә уздырыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10