ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда дроннарның рөхсәтсез очулар саны өч тапкыр кимегән

17 август 2019, 11:34 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда дроннарның рөхсәтсез очулар саны өч тапкыр кимегән
Июль азагыннан башлап, рөхсәтсез очкан пилотсыз аппаратлар өчен штрафлар ун тапкыр – физик затлар өчен 50 мең сумга кадәр арткан.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда тиешле рөхсәттән башка пилотсыз аппаратлар очу саны кимеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация күзәтчелеге һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары - Татар территориаль бүлеге башлыгы Альберт Сафин хәбәр итте.

«2018 елда егерме очыш очрагы теркәлгән. Быел бүгенге көнгә алты хокук бозучы гына ачыкланган. Пилотсыз очу аппаратларын сатып алучы кешеләр бар, әмма очышларга заявка бирергә кирәклеген белмәүчеләр дә бар», – дип сөйләде спикер.

Альберт Сафин сүзләренчә, пилотсыз очучы аппаратлары хуҗаларына һава киңлеген куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ( РФ КоАП 11.4 маддәсе) йөкләнә. Аерым алганда, гражданнарга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына (яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган).

Татарстанның Пилотсыз очу аппаратларының пилотлар ассоциациясе рәисе Алексей Галютин июль азагыннан әлеге хокук бозу өчен штрафларның ун тапкыр артканлыгын әйтте.

Пилотсыз һава судноларының очышлары һава киңлеген куллану эшчәнлегенә кертелгән. Пилотсыз очкычларны җибәрүне планлаштыручы физик яки юридик затлар һава киңлегеннән файдалану өлкәсендә Россия һава законнарында билгеләнгән процедураларны белергә һәм үтәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10